МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2019 - ТАТАРСТАНДА

ЭШЧЕ ҺӨНӘРЛӘР

ЕЛЫ

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



03.10.13 ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНӘ, УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ АЛДЫННАН, ЯҢА АВТОБУСЛАР БИРЕЛДЕ

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы учреждениеләренә һәм муниципаль районнар мәктәпләренә, Укытучылар көнен бәйрәм итү чаралары кысаларында, автобуслар тапшырды.

“Казан” атлы спорт комплексы мәйданчыгында уздырылган әлеге шатлыклы чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, аның урынбасары Андрей Поминов, республиканың муниципаль берәмлекләре һәм мәгариф идарәләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Автобус ачкычларын тапшырыр алдыннан, республика Хөкүмәте башлыгы И.Халиков мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне якынлашып килгән Укытучылар көне белән котлады. Һөнәри бәйрәм алдыннан мәгариф өлкәсендәге төрле бүлекләр, департаментларның автопаркын яңарту матур гадәткә әйләнде, дип билгеләп үтте ул. 2013 ел, авыр булуга карамастан, “Мәктәп автобусы” программасы һәм күп кенә башка программаларны саклап калу мөмкин булды, һәм бу очраклы түгел, чөнки илебездә иң мөһиме – балалар. “Мәктәп автобусы” программасы көтелгәннән дә уңышлырак чыкты, диде И.Халиков. Әлеге фикерен ул, мәктәп балалары белән бәйле транспорт һәлакәтләре санын күп тапкырга киметүгә һәм балаларга белем бирү сыйфатын күтәрергә ирешелде, кечкенә торак пунктлардагы балаларның зур һәм уңайлы, тәэминат ягыннан югары булган башка мәктәпләрдә җайлашуын җиңеләйттерде, дип нигезләде, иң әһәмиятлесе – нәтиҗәләр уңай, дип басым ясап әйтте. “Елдан-ел, бигрәк тә соңгы 2 елда, республика мәктәпләренең илкүләм олимпиадаларда катнашуда, БДИда, спорт һәм мәдәни юнәлешле эре федераль ярышларда югары казанышлар - сезнең хезмәт җимеше ул. Бик зур рәхмәт сезгә!” - дип мөрәҗәгать итте ТР Премьер-министры Илдар Халиков.

Яңа автобуслы булучылар исеменнән җавап сүзе белән чыккан Балтач районы мәгариф идарәсе башлыгы Гөлнара Габдрахманова Татарстан җитәкчелегенә мондый бүләк өчен рәхмәт белдерде, республиканың педагогик коллективлары балаларга белем, тәрбия бирүдә, төрле ярышларда Татарстан данын акларлык итеп әзерләүдә бар тырышлыгын куяр, дип ышандырды.

Аерым алганда, быел мәктәпләргә барлыгы 106 автобус сатып алынган һәм шуңа 172,2 миллион сум акча тотылган: шуның 70 миллионы РФ бюджетыннан булса, калган 102,2 миллионы – ТР бюджетыннан. Әлеге 106 автобусның 9ы яңа ачылган маршрутларда файдаланылачак, 94е искергәннәрен, шул исәптән 13е махсус коррекцион мәктәпләрнекен, алыштырачак. Бүген 3 автобус республика мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спорт төрләре буенча I спартакиадасында җиңү яулаганнарга бүләк ителде һәм Илдар Халиков ачкычлар тапшыруны, аерым хөрмәт күрсәтеп, җиңүчеләрдән – Яшел Үзән, Мамадыш, Саба районнарыннан башлады.

Биредә шуны да белгертик: үзебезнең илдә җитештерелгән “Peugeot Boxer – 222335” маркалы мәктәп автобуслары 22 урынга исәпләнгән һәм РФ Дәүләт стандартларына (ГОСТ Р 51160-98) туры килә.


        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Яңалыклар   |   Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Форум   |   Сайт дуслары     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

ВебСтолица.РУ: создай свой бесплатный сайт!  | Пожаловаться  
Движок: Amiro CMS