МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2019 - ТАТАРСТАНДА

ЭШЧЕ ҺӨНӘРЛӘР

ЕЛЫ

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



12.01.13 
Рамка с уголками
Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүне апробацияләү быел да дәвам итәчәк. Дәүләт аттестациясен үткәрүне регламентлаучы документларның кайберләре инде үз көченә кертелә дә башлады. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 ел, 18 нче октябрь, 08-488 номерлы хаты нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты "Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү турында" үз боерыгын чыгарды. Хәзерге вакытта әлеге боерык республиканың барлык муниципаль районнарына да барып ирешкән булырга тиеш. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 ел, 24 декабрь, б-2405 нче боерыгы нигезендә Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүне апробацияләү Татарстан Республикасында быел да дәвам итә. Шунысы сөенечле, боерыкның 2 нче пункты белән Татарстан Республикасы гомумбелем учреждениеләренең 9 нчы сыйныфын тәмамлаган укучылар өчен "Татар теле" предметыннан региональ имтихан төп имтиханнарның берсе буларак билгеләнгән.>>> Тулырак >>>


08.01.13 
Рамка с уголками
Уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортта яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр – бер сүз белән әйткәндә, мәктәп тормышында кайнап яшәүче актив укучыларны ел саен район башлыгы чыршысына дәшәләр. Анда катнашу – зур мәртәбә, район башлыгының үз кулларыннан «Рәхмәт хаты» алу – һәр балага карата зур хөрмәт һәм игътибар дигән сүз. 8 январь көнне Актаныш гуманитар гимназиясенең интернаты базасында узган Чыршы бәйрәменә төгәл 100 укучы чакырулы иде. Түгәрәк табыннар артында алар үзләре кебек үк мәктәптә белем алучы кыз-малайлар башкаруында җыр-биюләр карады, Кыш бабай һәм Кар кызын каршыладылар. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев укучылаларны бәйрәм белән котлады, теләкләрен җиткерде: ”3700 бала укый районыбыз мәктәпләрендә, шулар арасыннан бүген иң-иңнәре биредә җыелган. Бу укучылар бар тармакта да алдынгы – укуда, спортта, Универсиада, сәнгать – алар бары тик Сезнең белән бергә. Алдыгызга куйган теләкләрегезгә ирешергә язсын, сезнең күбегез үз төбәгебездә киләчәктә төпләнеп калып, районыбызны үстерүдә үз өлешләрен кертерсез дип ышанабыз”,– диде ул, һәр укучыга кулын кысып, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.>>> Тулырак >>>


27.12.12 
Рамка с уголками
Актаныш муниципаль районыннан уку алдынгылары, төрле бәйге, олимпиадаларда җиңүчеләр, инвалид һәм ятим балалар – барысы 28 укучы кичә Татарстан Республикасы Президенты белән очрашты, аның Яңа ел котлавын кабул итеп алдылар. “Татнефть-арена” боз сараенда традицион Яңа ел тамашасы — Татарстанның төп чыршы бәйрәме 7,5 меңләп тамашачыны үзенә җыйды. Бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Яңа ел тамашасы күзләрне камаштырырлык ике катлы сәхнәдә барды. Республиканың төп чыршы бәйрәмен тамаша кылырга 12-16 яшьтәге укучылар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, мәктәп иҗтимагый тормышына актив өлеш кертүчеләр, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышларында җиңүчеләр килгән иде. Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан 2 меңнән артык укучы чакырылган.>>> Тулырак >>>


16.12.12 
Рамка с уголками
“Татар иле” татар социаль челтәрен эшләгәндә ачыклык булырга һәм бу эшне бөтен татар дөньясы белән берлектә алып барырга кирәк. Бу фикер бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында яңгырады. Әлеге проектны тормышка ашыру турында хисап белән проектны эшләүчеләрнең берсе Раил Гатауллин чыкты. Аның сүзләренчә, “Татар иле”нә 2009 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты базасында нигез салынган. Әлеге уку йорты КФУга кушылгач, проектка ярдәм кулын Ирек Шәрипов суза, “Татар иле” конгресс базасында дәвам итә. Ирек Шәрипов ул чакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары булып эшли. Билгеле булганча, “Татар иле” челтәрен конгрессның бишенче корылтае вакытында тәкъдим иттеләр. Раил Гатауллин хәбәр иткәнчә, порталның төп өлешләре ачылган. Социаль челтәрдә, гомумән алганда, татар телен өйрәнү (онлайн), татар телендә сыйфатлы итеп аралашу, татарча мультимедия, татар дөньясына кагылышлы ресурслар, татар энциклопедиясе, электрон китапханә, фотогалерея белән танышу һ.б. бар. Татар телен өйрәтү Европа проекты буенча эшләнгән. Моннан конгрессның үз сәхифәсен ачып карарга, сораштыруларда катнашырга мөмкин булачак. >>> Тулырак >>>


13.12.12 
Рамка с уголками
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектереләчәген билгеләде.
 - 23°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен;
 - 25°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен;
 - 25°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә укучы 5-9 сыйныфлар өчен; 
- 27°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары өчен;
 - 30°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен; 
- 32°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен дәресләр кичектереләчәк. 
Шулай ук, ачык һавада физкультура дәресләре үткәрү өчен температура режимы билгеләнгән. 12 яшькәчә балалар өчен температура 9°С салкыннан түбән булмаганда, җилсез көндә; 5 м/с тизлектә җил, 6°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 3°С ка кадәр салкын булганда урамда дәресләр алып бару мөмкин.>>> Тулырак >>>


25.11.12 
Рамка с уголками
Син мине бишектә тирбәттең, Өметем, күз нурым” дип әйттең, Көйләрең бәгъремә уелды, Балачак җыр булып тоелды. Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм ниндидер самими көч, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул Җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе. Һәм бу мәхәббәт хәзер генә түгел, озак еллар дәвамында барлыкка килеп формалашкан. Шуңа күрә аңарга карата булган хисләр ташкыны да бик көчле. Җәннәт аналарның аяк астында, дигән җөмлә белән килеәмәүчеләр юктыр диярлек. Әйе, алар – аналар һәм безнең изге бурычыбыз – әлеге изге кешеләргә карата рәхмәтебезне, хөрмәт һәм яратуыбызны белдерү. Хөрмәтле, Әниләр, Сезне чын күңелемнән бәйрәм белән котлыйм. Сезгә тормышыгызда гаилә бәхете, балаларыгызга ана назы биреп, аларны аңлап, туры юл күрсәтеп яшәвегезне телим.




        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Яңалыклар   |   Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Форум   |   Сайт дуслары     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Бесплатный конструктор сайтов: ВебСтолица.РУ  | Пожаловаться  
Работает на Amiro CMS  Еще сайты: sputnik.wmsite.ru belogbkc.wmsite.ru