МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2019 - ТАТАРСТАНДА

ЭШЧЕ ҺӨНӘРЛӘР

ЕЛЫ

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



19.02.13 
Рамка с уголками
2013 нче елда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларны, математика буенча Дәүләт йомгаклау аттестациясе сынауларында җитди үзгәрешләр көтә. Азмы-күпме үзгәрешләр рус теле, биология, география һәм физика фәннәренә кагыла. Җәмгыять белеме, тарих, информатика һәм мәгълүмати технологияләр, әдәбият, чит теле һәм химия фәннәре буенча үзгәрешләр юк. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте. Математика фәне өч модульдән гыйбарәт булачак: алгебра, геометрия һәм реаль математика. “Аттестация узар өчен, ким дигәндә, 8 балл җыярга кирәк, математикадан – 3 балл, геометрия һәм реаль математика юнәлешләре буенча баллар 2 дән ким булмаска тиеш. Бер юнәлеш буенча балл түбәнрәк булып, икенчесе буенча бер баллга югарырак булган очракта да, алар бер-берсен капламый һәм “канәгатьләнерлек түгел” дигән билге куела”, - дип белдерде Данил Мостафин. Рус теленә килгәндә, аның сүзләренә караганда, элек рус теле буенча ике бирем сайлауга куела иде: лингвистик темага инша-фикерләү һәм текст анализы белән бәйле инша-фикерләү. Хәзер укучыларга беренче варианты гына тәкъдим ителәчәк. >>> Тулырак >>>


19.02.13 
Рамка с уголками
Тиздән Россия мәктәпләрендә музыка уен коралында уйнарга өйрәтә торган фән барлыкка килмәгәе. Мәктәп программасына яңа фәннәр өстәп, кайберләрен алып атып «уйнарга» яратучылар шундый карар кабул итәргә мөмкин. Дөрес, барысы да балалар, аларның якты киләчәге өчен эшләнә. Мәгариф өлкәсе белгечләре Кытайны үрнәк итеп китерә. Анда һәр бала музыка уен коралында да уйнарга өйрәнә икән. «Бу киләчәктә аларның барысы да оркестрда уйнаячак дигән сүз түгел. Тик андый бала калганнарга караганда тизрәк айпад ясаячак, чөнки музыкаль белем алган бала базар системасында көндәшлеккә сәләтле булып үсә», – ди РФ Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Ольга Голодец. Өстәмә сәләт-мавыгуларның булуы беркемгә дә комачауламый, әлбәттә. Берсе булмаса, икенчесенең кирәге чыгып кую ихтималы бар бит. Юкка гына ата-аналар балаларын сәнгать мәктәбе ише җиргә, төрле түгәрәкләргә йөртмидер.>>> Тулырак >>>


18.02.13 
Рамка с уголками
“Республика җитәкчелеге дә, җәмәгатьчелектә, ата-аналар да белем бирү системасыннан нәтиҗәле эш көтә, - дип белдерде Премьер-министр Илдар Халиков Чаллыда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычларына багышланган коллегия утырышында. - Балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр булган система гражданинны, профессионалны, республиканың киләчәген тәрбияләргә тиеш”.Премьер фикеренчә, хәзерге вакытта белем-тәрбия бирү системасының т улы к анлы эшләмәве проблема булып тора. Мәктәптә югары сыйныфларда профориентация эше алып барылып, яшьләрнең югары квалификацияле белгечләр булып җитешүе– алдагы зур максат. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының муниципаль берәмлекләрдә белем бирү торышын чагылдырган рейтинг системасы бу өлкәдә чатаклыклар булуын күрсәтә. Балалар бакчалары – шәхесне тәрбияләү нигезе икәнлекне дә онытырга ярамый. Балалар бакчаларына йөрүчеләр бүгеннән үк үзләренең җәмгыятькә, республикага кирәклеген аңларга тиеш. Шулай ук башлангыч һәм урта махсус һөнәри уку йортлары да игътибар сорый. Бүгенге көндә министрлык тарафыннан да, предприятиеләр тарафыннан да әлеге проблеманы аңлау бар.  >>> Тулырак >>>


15.02.13 
Рамка с уголками
Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә туа. Бу айда ТР милли музеенда бөек шагыйребезне искә алып төрле чаралар үткәрелә. Хәтта Моабит дәфтәрләрнең оригиналы да күрсәтелә. 
Монда “Җырларым” шигыре дә бар. 
 Сездә минем керсез яшьләрем. 
Сездә минем бөтен тойгыларым, 
 Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, 
 Яшәсәгез, мин дә яшәрмен, - дип язган автор. 
Бу сүзләрне укыгач, туган телне саклыйсы, тагы да баетасы килә. Шагыйрь караңгы, салкын төрмәдә дә халкыбызны, милләтебезне кайгыртырга васыять итеп калдырган бит!. Дәфтәр төрле кәгазь битләреннән тегелгән. Беренчесенең тышына карандаш белән немецча: “Немец, төрек, рус сүзләре һәм сүзтезмәләре сүзлеге”, дип язылган. Бу фашистларны алдау өчендер, мөгаен. Аерым бер биттә, аның белән төрмәдә ватаныбыз өчен көрәшкән кешеләрнең исемлеге дә күренә. Барлыгы 12 кеше. Исемлек ахрында калын сызык, һәм тагын бер фамилия. Бу хыянәтче исеме. >>> Тулырак >>>


10.02.13 
УКЫТУЧЫЛАР, УКУЧЫЛАР ҺӘМ ӘТИ-ӘНИЛӘР ИГЪТИБАРЫНА!
Рамка с уголками
2013 нче елда Дәүләт йомгаклар аттестациясен тапшыру графигы:
28 май (сишәмбе) — математика; 
31 май (җомга) — Россия тарихы, җәмгыять белеме, физика, химия, география, биология, чит телләр (инглиз, француз, немец, испан телләре), литература, информатика һәм инфокоммуникацион технологияләр; 
 4 июнь (сишәмбе) — рус теле; 
7 июнь (җомга) — Россия тарихы, җәмгыять белеме, физика, химия, география, биология, чит телләр (инглиз, француз, немец, испан телләре), литература, информатика һәм инфокоммуникацион технологияләр; 
11 июнь (сишәмбе) — резервный көн: математика, Россия тарихы, география, биология, физика, чит телләр (инглиз, француз, немец, испан телләре); 
14 июнь (җомга) — резерв көн: рус теле, җәмгыять белеме, химия, информатика һәм инфокоммуникацион технологияләр. 
 Белешмәләр өчен ЕГЭ һәм ГИА сайтлары.


10.02.13 
Рамка с уголками
Хөрмәтле сайт кулланучылары, файдалы татар сайтлары авторлары, киләчәк "Белем җәүһәрләре", дип белдерә бәйге оештыручылар.  Бүгеннән (8 февраль) алып бәйгегә гаризалар кабул итүне ачык дип белдерәбез! Бәйгедә катнашу өчен Сез үзегезнең сайтыгызның авторы булырга, сайтыгыз татар телендә эшләргә яисә аның тулы көченә эшли торган татар телле версиясе булырга тиеш! Сайтлар техник яктан эшләнеп беткән һәм кулланучыларыгыз өчен файдалы мәгълүматлар тәкъдим итәргә тиеш. "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар 7 номинация буенча кабул ителеп алына: 
"Укытучы - җәүһәр" номинациясе, 
"Укучы - җәүһәр" номинациясе, >>> Тулырак >>>




        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Яңалыклар   |   Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Форум   |   Сайт дуслары     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Бесплатный конструктор сайтов: ВебСтолица.РУ  | Пожаловаться  
Работает на Amiro CMS  Еще сайты: sputnik.wmsite.ru belogbkc.wmsite.ru