МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2019 - ТАТАРСТАНДА

ЭШЧЕ ҺӨНӘРЛӘР

ЕЛЫ

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



09.04.13 
Рамка с уголками
Татар интернеты белән даими кызыксынып торучы кулланучылар мәгълүмати-ресурслы "Татар иле" татар социаль челтәренең мәгълүмати-ресурслы бүләкләре ачылуы белән таныштыр инде. Шушы 3-4 ай эчендә "Татар иле" проектының бер-бер артлы яңа бүлекләре (бүгенге көндә 11 зур бүлек) дөнья күреп килде.Әлеге проектлар үзенә күрә аерым гына да эшли алырлык проектлар булсалар да, аларның барысы да бер система - социаль челтәр платформа нигезендә берләштерелә. Әлегә барлык проектлар өчен төп бит булып "Татар иле"нең баш бите хезмәт итә - http://tatarile.org адресы буенча кереп һәр проектка күчеп була. Проектның нигезен тәшкил иткән "Аралашу" бүлеге (http://tatarile.org/aralashu) исә февраль ахырында ачылып китте. Әлеге вакытта проект тест режимында эшли, моңа карамастан Аралашу бүлегенә социаль челтәрләрдә булган барлык төп сыйфатлар да хас диярлек.  >>> Тулырак >>>


08.04.13 
Рамка с уголками
8 нче апрель көнне 7 – 8 нче сыйныф укучылары арасында районкүләм математик регата булып үтте. Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында I урынны Актаныш беренче мәктәбе командасы (укытучылары Ахметова Рҗүдә Данил кызы, Зәкиева Гузәл Билал кызы), II-III урыннарны сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның ике командасы (укытучылары Хаҗиева Рәмилә Әдип кызы,Фәрдиева Регина Равиль кызы), төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында I урынны Чалманарат мәктәбе командасы (укытучылары Хуҗина Ләйсән Флүн кызы, Муллаянова Көлемсәр Фирдәвис кызы), II урынны Яңа Әлем мәктәбе командасы (укытучысы Якупова Фидания Яһүд кызы), III урынны Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы (укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы) алдылар. 


26.02.13 
Рамка с уголками
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй татар халык бәйрәмен үткәрү турындагы Указны имзалады. Документ ТР Президентының рәсми сайтында дөнья күрде. Указ текстында ТР авылларында һәм район үзәкләрендә җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, Сабантуй татар халык бәйрәме 8-9 июньдә, Чаллыда һәм Түбән Камада 15 июньдә, ә Татарстан башкаласында 13 июльдә узачак, дип билгеләп үтелә. Сабан бәйрәме Казанда Бөтендөнья җәйге универсиаданың гөрләп барган чагына туры киләчәк. ТР Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән бергә күрсәтелгән срокта бәйрәм чаралары үткәрү эшләрен оештыру йөкләнгән. ТР Президенты Указы нигезендә җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый берләшмәләргә, предприятиеләргә, оешмаларга билгеләнгән срокта Сабантуйны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашу тәкъдим ителә. >>> Тулырак >>>


21.02.13 
Рамка с уголками
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында катнашучы депутатлар “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына Татарстан Республикасы Дәүләт гимны текстын раслау өлешендә үзгәрешләр кертү турында” закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте. Әлеге закон проекты Татарстанның дәүләт гимны тексты турындагы нигезнамәләрне гамәлдәге Законга кертү белән бәйле. Бу закон проекты белән ТР Дәүләт гимнының музыкаль редакциясе һәм тексты расланды. Вакыйганың мөһимлеген исәпкә алып, парламентка әлеге закон проекты тарихта беренче тапкыр ТР Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан кертелә. Бу нисбәттән вице-спикер, Татарстанның дәүләт гимнының иң яхшы текстын ачыклау буенча комиссия рәисе Римма Ратникова хисап тотты. Татарстанның дәүләт гимны текстын ачыклау буенча конкурс 2011 елның декабрь аенда игълан ителде. Махсус комиссия 1 ел дәвамында эшләде. Конкурска 200дән артык эш килде, аның 180нән артыгы бәйгедә катнашты. Римма Ратникова бәйгедә катнашучыларның гимн текстын ачыклау кебек күркәм идеяне хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. “Чыннан да, бу гомумхалык бәйгесе булды”, - диде ул, анда төрле өлкәгә караган затларның актив катнашуын хәбәр итеп.  >>> Тулырак >>>


20.02.13 
Рамка с уголками
Агымдагы елның 1 нче мартында, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында “IT-чемпион” республикакүләм конкурсы старт ала. Бүген аның үзенчәлекләре, максаты турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары –Мәгълүматлашытру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов сөйләде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиков ярдәме белән оештырылучы конкурсның максаты – халыкка электрон рәвештә күрсәтелүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру, халыкның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән электрон рәвештә файдалануын активлаштыруда теләктәшлек итү, бәйгедә катнашучыларда актив тормыш позициясен тәрбияләү. Бәйгедә 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр “Иң актив укучы” һәм “ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы үсеше” номинацияләре буенча бәяләнәчәк. “Иң актив укучы” номинациясенең асылы – укучыларның олы буын вәкилләрен электрон хезмәтләрдән даими файдаланырга өйрәтүендә, ягъни укучылар, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында өлкәннәргә шәхси кабинетта теркәлеп, теге яки бу хезмәт өчен түләргә өйрәтергә тиеш була. Теркәлү вакытында яки порталда элек тә гамәлдә булган шәхси кабинетта, теркәлү формасы бүлегендә, “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” мәгълүмат системасыннан (edu.tatar.ru) укучының логинын кертү зарур, бу хезмәтләр порталында өлкәннәрнең шәхси кабинеты белән электрон мәгариф порталында укучы логины арасында элемтә булдырачак.  >>> Тулырак >>>


20.02.13 
Рамка с уголками
Яңа пенсия реформасы, алдарак фаразланганча, 2013 ел башыннан түгел, ә 2014 елдан гына башланачак. Бу хакта ил Президенты В.Путин кичә Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуы вакытында хәбәр итте. Аныңча, бу системада реформа үткәрү һичшиксез кирәк, ләкин ашыгырга ярамый. Шуңа да ул аны тагын бер елга кичектерергә кушты. Быел бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручыларга, чик (минималь) баллар ничә булыр икән, дип көтәсе юк. Чөнки Рособр­надзор беренче тапкыр аларны сынауга кадәр үк билгеләп куйды. Әйтик, ул информатикадан – 40, җәмгыять белеменнән – 39, рус теленнән – 36, математикадан 24 баллны тәшкил итә. Кичә ТР Министрлар Кабинетында бердәм дәүләт имтиханнарына багышланган брифингта республика мәга­риф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин белдер­гәнчә, укучылар балл­ны бил­ге­ләнгән чиктән дә түбәнрәк тупларга ярамаганын алдан белеп торачак. “Аның алдан билгеләнүе – нормаль күре­неш, монда бар да үтә күрен­мәле булачак”, – диде ул. >>> Тулырак >>>




        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Яңалыклар   |   Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Форум   |   Сайт дуслары     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Бесплатный конструктор сайтов: ВебСтолица.РУ  | Пожаловаться  
Работает на Amiro CMS  Еще сайты: sputnik.wmsite.ru belogbkc.wmsite.ru