МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2019 - ТАТАРСТАНДА

ЭШЧЕ ҺӨНӘРЛӘР

ЕЛЫ

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



09.09.13 
Рамка с уголками
Яңа уку елы башланды. Мәктәпкә йөрү, дәресләрне үзләштерү, өйгә бирелгән эшләрне башкару мәшәкатьләре өстәлде. Ә менә укучыларга нинди дәреслекләр буенча белем бирергә? Элеккеге елларда илдә барысы да бер дәреслекләрдән укыды, ә хәзер исә мондый таләп юк, мәктәп, укытучы ата-аналар белән берлектә дәреслекләрне үзе сайлап укыта ала. Мәскәү төбәкләрдә тарих дәресләренең төрлечә укытылуы белән риза түгел, бердәм дәреслек булырга тиеш дигәнне алга сөрә. Россиянең Иҗтимагый палатасы, РФ мәдәният министры Владимир Мединский тәкъдиме белән, рус әдәбиятының да яңа концепциясен булдыруга керешкән дигән мәгълүматлар бар. Бу җәмгыятьтә зур бәхәс куптарды. Ә сез ничек уйлыйсыз? Совет заманындагы кебек бердәм дәреслекләрдән белем алу дөресме, әллә сайлау мөмкинлеге булганда уңайлыракмы? Мөдәррис ВӘЛИЕВ, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты җитәкчесе: – Сайлап алу мөмкин­леген булдыру һәр өлкә өчен дә яхшы дип саныйм. Автомобиль сатып алганда төрлесенә утырып карап, сыныйсың, ошаганын сай­лыйсың бит.   >>> Тулырак >>>


02.09.13 
Рамка с уголками
ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кичә Актаныш районы Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем бәйрәмендә катнашты. Ул барлык укучыларны, укытучыларны, ата- аналарны Белем бәйрәме һәм Яңа уку елы белән котлады, ”Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында мәктәпкә 25 мең сум күләмендә спонсорлык ярдәме күрсәтте, беренче сыйныфка керүче 2 укучыга мәктәп кирәк –яраклары белән сумка бүләк итте. Тантанада катнашучы Актаныш муниципаль районы Башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев үз чыгышында шушы мәктәпне тәмамлаган укучы ТР Премьер- министры урынбасары вазифасын башкару дәрәҗәсенә җиткән икән, бу мәктәптә укып тормышта кайда да урын табып була дип белдерде, мәктәпкә кыйммәтле бүләк тапшырды. “Чишмә” хуҗалыгы җитәкчесе Рафик Сахабетдинов үз чиратында мәктәп коллективы белән тыгыз элемтәдә эшләвен билгеләп үтте, рәхмәт йөзеннән мәктәп коллективына 10 мең сум күләмендә спонсорлык ярдәме күрсәтте, хуҗалыкка зур ярдәм иткән 6 укучыга акчалата премия бирде. Укучылар ата-аналарга , кунакларга төрле бәйрәм чаралары күрсәттеләр.  >>> Тулырак >>>


30.08.13 
Рамка с уголками
1 сентябрьдә “IT-чемпион” республика бәйгесенең икенче этабына йомгак ясалачак. Хәзерге вакытта бәйгедә 236 меңнән артык укучы катнаша. Алар 278 меңнән артык өлкән гражданны ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) эшләргә өйрәткән. Бәйгенең икенче этабы йомгаклары буенча, һәр муниципаль районнан иң актив катнашкан өчәр укучыга iPad планшетлары тапшырылачак. Белгәнебезчә, бәйге ел азагына кадәр өч этапта уза. “Иң актив укучы” номинациясенең чираттагы җиңүчеләрнең исеме декабрьдә мәгълүм булачак. “IT-чемпион” бәйгесе быел 1 мартта старт алган иде. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, конкурсны уздыру дәверендә йөзләрчә укучылар тупланган балларын истәлекле бүләкләргә алмаштырырга өлгергән. Алар арасында силикон беләзекләр, бәйге символикасы белән магнитлар, флэшкалар, бәйге спонсорларыннан рюкзаклар аеруча зур сорау тапкан.   >>> Тулырак >>>


28.08.13 
Рамка с уголками
Актаныш муниципаль районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына 179988 сумлык ярдәм күрсәтелгән. Яңа уку елында районда 315 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаячак. Аларның 42 се мәктәп кирәк-яраклары тутырылган мәктәп букчалары белән бүләкләнгән. Бу балалар аз тәэмин ителгән гаиләләрдән. Акциядә Актаныш районы электр челтәрләре, Агрегат заводы, район хакимияте, мәгариф идарәсе, “Актаныш” агрофирмасы, Сбербанк бүлеге, Актаныш үзәк район хастаханәсе иң зур өлеш керткән, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.   >>> Тулырак >>>


25.08.13 
Рамка с уголками
Хөрмәтле, математика укытучылары, коллегаларым! Сезне барыгызны да яңа уку елы белән тәбрик итәм. Авыр һәм мактаулы хезмәтегездә зурдан-зур уңышлар теләп калам. Бүген сайтыма 6-9 класслар өчен математикадан эш программаларын урнаштырдым. Әгәр дә сезгә әлеге программалар эшегез өченкүпмедер дәрәҗәдә кулланма буларак ярдәм итсә, мин бары тик шат кына булыр идем. Эш программаларын "Математика" бүлеге яки түбәндәге сылтама аша күчермәләп алырга мөмкин. Бердәмләшеп, аралашып яшик.


15.04.13 
Рамка с уголками
Актаныш районының хакимият башлыгы Энгель Фәттахов ТР мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнгәч күпләр: “Мәгариф өлкәсенә мөнәсәбәте булмаган кеше министр була аламы?” – дип гаҗәпкә калган иде. Хәзер инде аның әлеге вазыйфага керешүенә ярты ел вакыт узды. Милли мәгариф язмышы өчен борчылган кешеләр: “Күптән шундый җитәкче кирәк иде”, – дип аңа бәя бирде. БДИга электрон капка аша кертергә – Энгель Нәвапович, быел беренче тапкыр республика мәктәпләренең сыйфатын бил­геләүче рейтинг булдырылды. Аның БДИ нәтиҗәләрен нигез итеп алуы белән кайберәүләр килешмәде. Киләсе елларда рей­тинг төзү принципларын камилләштерү күздә тотыламы? – Һәрбер белем бирү үзәге­, муниципаль берәмлек рейтингка керергә тиеш. Бөтен кеше дә­ бер көтүдә була алмый бит. Көтүнең әйдәп баручысы, уртада йөрүчесе, ахырдан сөйрәлүчесе була. Шуңа күрә яңа министр буларак, аны киләчәктә дә кулланачакмын. Чөн­ки муниципаль берәмлекләр арасында ярышып эшләү мохите тудырмасак, эшләү авыр булачак. Безнең аша муниципаль берәм­лекләргә, белем бирү учрежде­ниеләренә күп акча бирелә. Әлбәттә, акча бервакытта да җитми. Аны теләсә кемгә, теләсә ничек таратуга юл куймаячакмын. Минем принцип – беренче чиратта, эшләгәннәргә булышу, ягъни конкурс, грантлар игълан итү. Дөрестән дә, кешенең хезмәтен лаеклы итеп бәяләргә кирәк. Шуңа күрә рейтинг төзү булачак. Нинди күрсәткечләр буенча төзү – икенче мәсьәлә. Шул ук вакытта әлеге исемлекне БДИ гына түгел, бер­ничә критерийга нигезләнеп чыгардык. Беренче күрсәткеч математика, рус теленнән имтихан нәтиҗәләрен исәпкә алган иде. Безгә БДИ ошыймы, ошамыймы – ул бар, кабул ителгән. Ә аның гадел булуы һәрберебездән тора –укытучылардан да, укучылардан да, әти-әниләрдән дә, бездән дә. Имтиханнарны гаделләштерү өчен үземнең көчемнән килгәнчә тырышачакмын. Рейтинг кемнең нинди хисап бирүе буенча гына оештырылмады. Ул сынауларның кайсы районда ни дәрәҗәдә бирелүен күрсәтә.  >>> Тулырак >>>




        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Яңалыклар   |   Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Форум   |   Сайт дуслары     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Бесплатный конструктор сайтов: ВебСтолица.РУ  | Пожаловаться  
Работает на Amiro CMS  Еще сайты: sputnik.wmsite.ru belogbkc.wmsite.ru