МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2022 - ТАТАРСТАНДА

ЦИФРЛАШТЫРУ

ЕЛЫ

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



03.10.13 
Рамка с уголками
Хөрмәтле мөгаллим һәм мөгаллимәләр! Хөрмәтле хезмәт ветераннары! Гыйлемгә, рухи, мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләргә ия булган олуг затлар! Сез язмышыгызны кешеләргә мәгърифәт өләшү дигән изге хезмәт белән бәйләгәнсез. Укытучы һәрвакыт югары рухи көч, эрудиция, зыялылык һәм иҗади януның үрнәге булды. Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – зирәк остазларыбыз чәчкән орлыклар. Белем бирүнең дәрәҗәсе шәхеснең тормыштагы уңышларын, тулаем алганда, илебезнең динамик үсешен билгели. Сез – һәр баланы шәхес итеп тәрбияләүче, ил һәм милләт гаме белән янучы иң кирәкле, фидакарь һәм иң җаваплы һөнәр ияләре. Сезнең ярдәмегез белән меңнәрчә балалар белем серләренә төшенәләр, бәһасез тормыш тәҗрибәсе туплыйлар, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары, олимпиадаларында җиңүләр яулыйлар, илебезнең алдынгы уку йортларына укырга керәләр. Илебезнең киләчәге, аның чәчәк атуы һәм көче – Сезнең ышанычлы кулларда! Бүгенге матур һөнәри бәйрәмегез көнендә Сезгә олы, риясыз хезмәтегез, Татарстан Республикасында мәгарифне үстерүгә керткән ифрат зур өлешегез, талантлы һәм сәләтле балалар әзерләүдә куйган көчегез, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүегез өчен ихлас олы рәхмәтемне белдерәм. Һәрбарчагызга нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, бәхет, иминлек һәм бәйрәмчә күңел күтәренкелеге телим! Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов   Чыганак: "Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы"


03.10.13 
Рамка с уголками
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы учреждениеләренә һәм муниципаль районнар мәктәпләренә, Укытучылар көнен бәйрәм итү чаралары кысаларында, автобуслар тапшырды. “Казан” атлы спорт комплексы мәйданчыгында уздырылган әлеге шатлыклы чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, аның урынбасары Андрей Поминов, республиканың муниципаль берәмлекләре һәм мәгариф идарәләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Автобус ачкычларын тапшырыр алдыннан, республика Хөкүмәте башлыгы И.Халиков мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне якынлашып килгән Укытучылар көне белән котлады. Һөнәри бәйрәм алдыннан мәгариф өлкәсендәге төрле бүлекләр, департаментларның автопаркын яңарту матур гадәткә әйләнде, дип билгеләп үтте ул. 2013 ел, авыр булуга карамастан, “Мәктәп автобусы” программасы һәм күп кенә башка программаларны саклап калу мөмкин булды, һәм бу очраклы түгел, чөнки илебездә иң мөһиме – балалар. “Мәктәп автобусы” программасы көтелгәннән дә уңышлырак чыкты, диде И.Халиков.   >>> Тулырак >>>


03.10.13 
Рамка с уголками
Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының зәвык белән эшләнгән залында узган Укытучы көне күпләр күңеленә миллилеге, республика мәгариф системасының гасырлар төпкеленнән килгән традицияләрнең саклавы, аларның заман технолгияләре белән гармонияле үрелеп баруы турында сөйләүче чара буларак кереп калыр. Тантана башында күрсәтелгән, илнең икътисади нигезе мәктәптә үк салынуы, казанышлары нәкъ менә укытучылары белән бәйле икәнлеге турында сөйләгән фильм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка да тәэсир итте. “Бу кыска гына фильм безнең белем бирү системасының нинди икәнлеген, аның ничек барлыкка килүен, анда кемнәр эшләвен ачык күрсәтте. Республика потенциалы, нәтиҗәләр һәм уңышларыбыз - боларның барысы да кешеләр һәм белем бирү потенциалы өчен эшли. Мин теге яки бу төбәк үсешенә күп факторлар йогынты ясый дип уйлыйм. Берәүләр моны чимал базасы ди, икенчеләр сәнәгать базасы белән бәйләп карый. Әмма моның иң башында ук кеше капиталы, кеше потенциалы тора. Бу кешеләр зур бурычларны хәл итәргә сәләтле. Безнең республикабыз шундый булуы белән монда утыра торган кешеләргә бурычлы. Бик зур рәхмәт сезгә”, – диде Рөстәм Миңнеханов.   >>> Тулырак >>>


27.09.13 
Рамка с уголками
IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалына узган конкурсантлар билгеле булды! Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдереп барлыгы 73 гариза килде, алар арасыннан нигезләмә таләпләренә туры илгән 68 проект дөньякүләм бәйгедә катнашу хокукына ия булды. Интернет-проектларны бәяләүдә быел 16 эксперт катнашты. Экспертлар бәйгенең финалына 34 интернет-проектны тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә бәйге оештыручылар. Финалга үтүчеләр арасында Актаныш районыннан 9 интернет проект бар. Финалга үтүчеләрнең тулы списогы белән конкурс сайты аша таныша аласыз. 





23.09.13 
Рамка с уголками
Башкорт теле өчен җан атучылар "ВКонтакте" челтәрен башкорт теленә тәрҗемәне төгәлләде. Озакламый ул киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк, дип белдерә "Азатлык радиосы" сайты. Бу хактагы тулы язма белән әлеге сылтама аша күчеп таныша аласыз.




19.09.13 
Рамка с уголками
Матбугат битләрен электрон вариантта интернет челтәрендә таныту күп кенә гәҗит-журнал мөхәррияте үзләкләре өчен "мода"га кереп китте ахры. Күп кенә гәҗит-журналларның үз сайтлары бар. Мәсәлән: "Безнең гәҗит", "Мәгариф", "Мәдәни Җомга", "Ялкын", "Шәһри Казан", "Мәйдан" һ.б. "Кеше куян куа диеп,...", дигәндәй Мөслим муниципаль районы да үзенең "Авыл утлары" гәҗитен дөнья пәрәвәзенә кушкан. Ләкин үз сайтын булдырып түгел, сканерлау юлы белән. Бу юл белән гәҗит-журналларны интернет челтәрендә тарату дөрес булырмы? Әйе, бер караганда район үзәгеннән бик ерак урнашкан, безнең ише, авыл халкы өчен бик яхшы (компьютеры булып интернет киңлекләренә тоташкан булса). Менә мин бүген иртәгә район үзәге һәм аннан якын авыл халкы кулына алып укыячак яңалыклар белән танышып утырам ("Авыл утлары" №71 20.09.2013). (безгә 1-2 көн соңарып киләчәк әле ул). Гәҗитнең кәгазь вариантын мин ни өчен кулыма алам? Туганнарга шәһәргә йомырка төреп җибәрү, тәрәз төбендә үскән гөлләремнең астына җәю өченме, әллә башка максатта кулланыргамы?! Бу форматта гәҗитне интернет челтәренә тәкъдим итү үз укучыларын югалтмас югалтуын, ләкин язылучыларын югалтмасмы? Бәлки югарыда әйтеп үтелгән гәҗит-журнал сайтлары кебек, "Авыл утлары" өчен дә үз сайтын булдырып, төп мәгълүмат белән генә халыкны таныштырып барыргадыр. Бу минем фикер генә!!! Шушы язмама үз фикерләрегезне язып калдырсагыз иде.


19.09.13 
Рамка с уголками
23 сентябрь көнне Казанда «Шомбай-fest» I Халыкара курчак театры фестивале ачылачак Иртәгә, 19 сеньтябрь, 14.00 сәгатьтә ИА «Татар- информ» да Казанда ачылачак «Шомбай-fest» I Халыкара курчак театры фестивалнә багышланган пресс- конференция булла. Пресс- конференциядә катнашучылар: ТР Мәдәният министрлыгы сәнгать үсеше һәм авторлар хокукын саклау бүлеге башлыгы, фестивалҗнең җюри әгъзасы Зөлфирә Сәлехова; Дәүләт «Әкият» курчак театрының баш режиссеры, фесивальнең баш режиссеры Илдус Зиннуров һәм «Әкият» курчак театрының, шулай ук фестивальнең ачылу һәм ябылу тантанасының куючы-режиссеры Людмила Дьяченко.   >>> Тулырак >>>




        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Яңалыклар   |   Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Форум   |   Сайт дуслары     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Бесплатный конструктор сайтов: ВебСтолица.РУ  | Пожаловаться  
Работает на Amiro CMS