МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2016 - ТАТАРСТАНДА

СУ САКЛАУ

ЗОНАЛАРЫ ЕЛЫ

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ИРО РТ

РӘСМИ ТАТАРСТАН

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



30.10.13 
Рамка с уголками
Бәйгенең «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталын үстерү» дигән иҗади номинациясенә эшләр 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Әлеге номинациядә 1дән 11нче сыйныфка кадәр мәктәп укучылары катнаша ала, алар программалаштыру, дизайн буенча сәләтләрен күрсәтә, сервислар һәм электрон хезмәтләр буенча кызыклы идеяләрен тәкъдим итә. Әлеге номинациядә җиңүчеләр биш категория буенча билгеләнәчәк: - «Электрон хезмәтләр өчен иң яхшы баннер яки логотип»; - «Иң яхшы видеоролик»; - «Иң яхшы презентация»; - «Иң яхшы мобиль кушымта»; - «Интернет-кушымта». Иҗади эшләр тәлаплар белән бәйгенең положениесендә танышып була. Әзер эшен укучы инфоматика укытучына тапшырырыга тиеш. Укытучы әлеге эшне «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» системасына кертергә тиеш. 4-17 ноябрь көннәрендә эксперт комиссия һәрбер категориядә 10 иң яхшы эш сайлап алачак. Алга таба эшләр edu.tatar.ru сайтына тавыш бирер өчен куелачак.  >>> Тулырак >>>


23.10.13 
Рамка с уголками
Бүген, ягъни 23 нче октябрь көнне Актаныш муниципаль районы МББУ "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә "Текст редакторы белән эшләү" темасы астында информатика һәм МКТ укытучыларының район киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә 20 мәктәптән 18 укытучы катнашты. Көн тәртибе буенча түбәндәге чаралар үткәрелде: 1. Мәктәпкә килгән кунакларны каршы алу, мәктәп эшчәнлеге белән таныштыру (Мәктәп директоры Салахов Р.З., укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәйдәрова Г.В.) 2. "Текст редакторы белән эшләү" темасы буенча 8 нче классларда ачык дәрес. (информатика һәм МКТ укытучысы Мингазов И.Г.) 3. Класстан тыш чара «Тамчы шоу» (информатика һәм МКТ укытучысы Мингазов И.Г., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Насртдинова Ф.М.) 4. Чыгышлар: - «Цифровая грамотность и безопасность в интернете (для учеников, учителей и родителей)» (I квалификацион категорияле информатика һәм МКТ укытучысы Маликов И.Ф.); - «Укытучының шәхси сайты» (I квалификацион категорияле информатика һәм МКТ укытучысы Шәвәлиев Д.М. (чыгышның электрон вариантын "Тулырак" сылтамасы аша күчеп яки сайтның "Минем портфолио" бүлегеннән "Чыгышлар" исемлегеннән алырга мөмкин)); - «БДИдагы яңалыклар» (югары квалификацион категорияле информатика һәм МКТ укытучысы Бакиров Р.Ф.); - «ЭМдагы яңалыклар (мәктәп сайтларының мониторингы, техник ярдәм күрсәтү, МС-ма эшчәнлеге буенча актуаль сораулар, картага фотосурәт)» (I квалификацион категорияле методист Шәрипов И.И.).  >>> Тулырак >>>


21.10.13 
Рамка с уголками
Түгәрәк өстәл сөйләшүендә әйтелгәнчә, әлегә ун мең кешегә дип исәпләнгән "Ана теле" онлайн мәктәбендә хәзерге вакытта җиде меңгә якын кеше татар телен өйрәнә. Шуларның ике йөзгә якыны чит ил вәкилләре. Онлайн мәктәптә тел өйрәнү тугыз дәрәҗәдән торачак, дип планлаштырылган иде. Бүгенгә ул дәрәҗәләр барысы да эшләнеп беткән. Аларның һәркайсы ахырында белемне тикшерү тестлары каралган. Дәрәҗә тәмамлаучыларга моны дәлилләүче сертификат биреләчәк. Ноябрь аенда Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институтында әлеге "Ана теле" онлайн мәктәбенең укыту-методик үзәге ачылачак. Проект кысаларында күздә тотылган онлайн рәвештә укытучы белән җанлы сөйләшү, аралашу дәресен гамәлгә ашыру максатыннан English First ширкәте вәкилләре ("Ана тел"ендә әлеге ширкәтнең инглиз телен онлайн өйрәтү тәҗрибәсе кулланыла) шушы үзәк укытучыларына тренинглар үткәрәчәк. Анда укытучыларга онлайн рәвештә төркем белән аралашу дәресе ничек үткәрелергә тиешлеге өйрәтеләчәк. Тренингны узган укытучылар декабрьдән аралашу дәресен уздыруга керешә алачак. Болар хакында түгәрәк өстәл вакытында филология һәм сәнгать институты доценты Кадрия Фәтхуллова сөйләде.  >>> Тулырак >>>


15.10.13 
Рамка с уголками
Татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырылучы "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең бүләкләү тантанасы 14 нче октябрь көнне Г.Камал театрының кече залында үткәрелде. Бүләкләү тантанасына финалга үткән 34 интернет-проект авторлары, жюри членнары, дәүләт вәкилләре, журналистлар һәм алдагы елларда җиңү яулаган конкурсантлар кунак итеп чакырылган иде. Нәтиҗәләргә килгәндә 13 интернет-проект авторы дипломант, 7-се III дәрәҗә, 9-ы II дәрәҗә, 5-се I дәрәҗә дипломнарга ия булдылар. Минем шәхси "Dilus" сайтым "Укытучы-җәүһәр" номинациясендә "Белем җәүһәре" дигән дәрәҗәле исемгә лаек булса, ике укучымның хезмәтләре "Укучы-җәүһәр" номинациясендә югары бәяләнде. Бер укучым дипломант булса, икенчесе, Хисамова Ралина "Туган авылым минем-Аккүзем" сайты белән катнашып ике ел рәттән үз биеклеген югалтмыйча II дәрәҗә дипломга ия булды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, бәйгенең жюри рәисе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы җиңүчеләрне котлап, аның кулыннан бүләкләрне кабул итеп алганда бик нык дулкынландык, әлбәттә. Ә бүләкләр һәркемгә саллы иде, җиңүчеләрнеке бигрәк тә: ТР Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттәхов, ТР Мәдәният министры А.М.Сибагатуллин, "Белем.ру" ҖЧҖ һәм Татнетны үстерү фонды директоры Р.М.Гатауллин имзалаган I дәрәҗә грамота, PocketBook "Touch 2" электрон китабы, укыту-тәрбия эшчәнлеге өчен бик файдалы материаллар тупланган китаплар, Г. Камал театрына чакыру кәгазе һәм махсус "IT өлкәсендә белем җәүһәре" билгесе. Шуларга өстәп, шагыйрә Флёра апа Тарханова җиңүчеләрне тәбрикләп, үзенең яңа гына "табадан төшкән" китапларын бүләк итте. Бәйгедә катнашучылар һәм шәхсән үз исемемнән бәйгене, бүләкләү тантанасын югары дәрәҗәдә әзерләгән, үткәргән оештыручыларга, иганәчеләргә, дәүләт советы, министрлар кабинеты вәкилләренә һәм шәхсән төп инициатор "Белем.ру" ҖЧҖ һәм Татнетны үстерү фонды директоры, оештыру комитеты рәисе Раил Мәүлет улы Гатауллинга зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Аларга киләчәктә эшләрендә уңышлар юлдаш булсын!   >>> Тулырак >>>


09.10.13 
Рамка с уголками
Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министырлыгы Сингапурның Edukar компаниясе белән берлектә һөнәри осталыкны күтәрү проекты әзерләгән. Әлеге проект Татарстан мәгарифендә 3 елга планлаштырыла. Бу елда әлеге проект кысаларында республиканың 10 меңгә якын мөгаллиме үз квалификацияләрен күтәрәчәк. Ә безнең районнан 243 укытучы бу проектта катнашачак (Әлеге проектка безнең мәктәп укытучылары да тартылды). 7-8 октябрь көннәрендә Сингапур укулары Актанышның икенче мәктәбендә башланып китте. Төп эшкә керешер алдыннан Edukar компаниясе директоры Майк Тируман мөгаллимнәр белән җылы, дустанә мөнәсәбәт тудырып саф татарча исәнләште. Әлеге язма хакында тулырак Актаныш телевидениесе әзерләгән видеоязма аша таныша аласыз.   >>> Тулырак >>>


08.10.13 
Рамка с уголками
Республикада «IT-чемпион» бәйгесенең соңгы - өченче этабы дәвам итә. Ул 2 сентябрь көнне башланып китте һәм 20 декабрьдә генә тәмамланачак. Узган бәйгеләрдә абсолют җиңүче булып танылган укучылар конкурста яңадан катнаша алмаса да, баллар туплап, бүләк җыюларын дәвам итә. Айваз Закиров Чүпрәле районының Яңа Кәкреле авылы егете. Ул хәзерге вакытта 8нче сыйныфта укый. Айваз «IT-чемпион» бәйгесенең беренче этабында республика күләмендә иң күп балл җыюга ирешә. Аңа иң зур бүләк - iPad ны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков шәхсән үзе тапшыра. Без егет белән элемтәгә кереп, әлеге конкурс турында әңгәмә кордык. Абсолют җиңүче булу өчен 3 мең балл кирәк булган «Мин IT-чемпион бәйгесе игълан ителү турында интернеттан күрдем. Тик башта бу хәбәргә әллә ни игътибар бирмәгән идем. Аннары бәйге турында мәктәптә дә сөйләделәр. Шуннан соң гына конкурста катнашып карарга булдым», - дип сөйләде «Intertat.ru» газетасына Айваз Закиров. Егет сүзләренә караганда, аның үзен электрон хезмәтләрдән файдаланырга әтисе өйрәткән. Әлеге эшнең барлык нечкәлекләренә төшенеп беткәннән соң гына ул бу сайтны башкаларга тәкъдим итә башлый. «Миңа бу бәйгедә катнашу бик ошады. Шулкадәр бирелеп киткәнмен, җиңгәнемне сизми дә калганмын. Үземнең барлыгы 3 меңгә якын балл җыйганлыгыма соңыннан гына игътибар иттем», - дип искә ала Айваз. Нәтиҗәдә, аның баллары туган районында гына түгел, ә гомумән, Татарстанда иң югары дип таныла. Электрон хезмәтләр - халык өчен зур сөенеч «Әлбәттә, конкурста җиңгәнемә мин чиксез шат. Шулай да иң сөендергәне - туганнарым, дусларым, таныш-белешләрем төрле хезмәтләр өчен акчаны сайт аша гына түли хәзер - әллә кая барып йөрисе юк. Шуңа күрә, һаман миңа рәхмәт укып туя алмыйлар», - дип дәвам итә сүзен җиңүче.   >>> Тулырак >>>





КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

"АЗАТЛЫК" РАДИОСЫ


Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Яңалыклар   |   Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Форум   |   Сайт дуслары     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Бесплатный конструктор сайтов: ВебСтолица.РУ  | Пожаловаться  
Работает на Amiro CMS  Еще сайты: sputnik.wmsite.ru belogbkc.wmsite.ru