МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2016 - ТАТАРСТАНДА

СУ САКЛАУ

ЗОНАЛАРЫ ЕЛЫ

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ИРО РТ

РӘСМИ ТАТАРСТАН

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



20.01.14 
Рамка с уголками
23 градус салкын булганда, авыл мәктәпләрендәге башлангыч сыйныф укучыларының дәресләре булмый. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, һава артык салкын булганда, дәресләрнең булмавы турында искәртте. Авыл мәктәпләрендә башлангыч – 1-4 нче сыйныфларда – 23 градус салкында дәресләр булмый, шәһәр мәктәпләрендә - 25 градус салкын булганда. Авыл мәктәпләрендә 5-9 нчы сыйныф укучыларының 25 градус салкында дәресләр уздырылмый, шәһәр мәктәпләрендә - 27 градус салкын булганда. Өлкән сыйныф укучыларына килгәндә, алар 30 градус салкын булганда мәктәпкә бармаса да була, шәһәр мәктәпләрендә - 32 градус салкын булганда. Моннан тыш, 2.4.2.2821-10 санитария кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә, кыш көне түбәндәге һава торышында ачык һавада физик культура буенча дәресләр уздырырга ярый: 12 яшькәчә балаларда җилсез һавада 9 градуска кадәр салкын булганда, 6 градуска кадәр салкын һәм 5 м/сек җил булганда, 3 градус кадәр салкын һәм 6-10 м/сек җил булганда.  >>> Тулырак >>>


05.01.14 
Рамка с уголками
Мәгариф хезмәткәрләренең район спартакиадасының финал этабы 4 январьдә Актанышта үтте. Анда районның барлык мәгариф оешмалары катнашты. Спортны үз иткән мәгариф хезмәткәрләрен муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев котлады, Ул укытучыларның халыкка сәламәт яшәү рәвеше күрсәтүдә үрнәк булуларына рәхмәтен белдерде, бүгенге ярышта уңышлар теләде. Спартакиада программасында спортның байтак төрләре, әйтик, шахмат, чаңгыда узышу, дартс, аркан тартышу һ. б. бар иде. Көне буе барган кызу ярышлардан соң район үзәге урта мәктәпләре арасында I урынны гимназия-интернат командасы, II урында – технологик техникум, III урынны 1 санлы Актаныш урта мәктәбе алды. Ә башка урта мәктәпләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: җиңүче-кадет мәктәбе командасы, 2нче, 3нче урыннарны пучылылар һәм такталачыклылар алды.   >>> Тулырак >>>


04.01.14 
Рамка с уголками
Яңа гына аяк баскан 2014 ел илебездә Мәдәният елы буларак игълан ителде. Елларны нинди дә булса темага багышлап уздыру сәеррәк тоелса да, мәдәният тармагы вәкилләре бу елга шактый өметләр баглый. Узып киткән ел экологиягә багышланган иде. Зурдан кубып табигать анабызны сакладык яисә тирә-юнь мохиткә карашыбыз үзгәрде дип әйтеп булмый. Татарстан табигате 2013 елдан уңды дигән фикер әйтергә җөръәт итмәсәм дә, башкалабызда агачлар саны артуын инкяр итеп булмый, анысы (әлбәттә, Универсиада уздырылуы да үз өлешен кертми калмагандыр). Елы шундый булгач, мәдәни тормыш җанлана төшәр, безнең проектларга акчалар күбрәк бүленер дигән өмет тә бар мәдәният тармагында эшләүчеләрдә. Әмма театр, концерт яисә башка чаралар оештырудан бигрәк, адәм балаларының җәмгыятьтә үз-үзләрен тотышы, эчке культурасы, үзара мөгамәләләре дә бик кыйммәт бит... Монысы да мәдәниятнең әхлак-әдәп дигән күркәм бер тармагы. Ул якны да онытмска тиешбездер. Төрки дөньясының Мәдәни башкаласы итеп 2014 елга Казан билгеләнде. Димәк, безгә әле быел төрки халыклар каршында да сынау узасы бар...   >>> Тулырак >>>


03.01.14 
Рамка с уголками
Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада уздыруның оештыру комитеты бәйгенең Интернет-тест формасындагы беренче (сайлап алу туры) нәтиҗәләрен чыгарды. Аның белән http://abiturient.kpfu.ru/is_start?p_news=607 сылтамасы буенча кереп танышырга мөмкин. Интернет-тест формасындагы беренче (сайлап алу туры) 16-20 декабрь көннәрендә узды. Һәр категория буенча икенче турда катнашу мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан 2014 елның 12 гыйнварына кадәр билгеләнә. Әгәр җиңүчеләр саны алдан билгеләнеп куелган катнашучылар саныннан артып китсә, беренче тур җиңүчеләренә өстәмә бирем бирелә. Икенче турга узган катнашучылар исемлеге КФУның abiturient.kpfu.ru порталында яки ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында 2014 елның 31 гыйнварына кадәр урнаштырылачак. Икенче тур 2014 елның 23-27 апрель көннәрендә үткәрелә. Олимпиадада РФ субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлек укучылар һәм студентлар катнаша ала. Сайлап алу турында Кытай Төркиядән, АКШ, Бельгия, Япония, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан илләреннән булган студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты.   >>> Тулырак >>>


02.01.14 
Рамка с уголками
Бүген Казанның ИТ-паркында «ИТ-чемпион» конкурсының III этабында “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә һәм “ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталын үстерү” иҗади номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурста иң актив катнашучыларга iPad планшетлары бирелде. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасарлары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Быел 1 нче мартта башланган һәм 3 этапта үткән конкурста 253 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты. Алар ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы белән эшләргә 320 меңнән артык өлкәнне өйрәткән. 3 этап нәтиҗәсендә, 459 укучы планшет алган. ТР мәгълүматлаштыру һәшм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “ИТ-чемпион” конкурсын уздыру инициативасы өчен, ТР Президентына һәм ярдәм итеп килгән ТР Премьер-министрына рәхмәт белдерде. Р.Шәйхетдинов сүзләренчә, конкурс ярдәмендә ай дәвамында күрсәтелә торган хезмәтләрнең саны 60 процентка арткан. 2012 нче елда татарстанлыларга 16,3 млн. электрон хезмәт күрсәтелсә, 2013 нче елда - 25,8 млн. хезмәт. Шәхси кабинетларның саны да 2 тапкырга арткан, хәзер аларның саны 900 меңгә җитә. ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, аңлату эшләре алып барган, укучыларга ярдәм иткән өчен, укытучыларга, директорларга, мәгариф бүлеге башлыкларына рәхмәт белдерде.   >>> Тулырак >>>


17.12.13 
Рамка с уголками
Мамадышта республикада Математика елына багышланган төгәл фәннәр мөгаллимнәре белән уку эшләре буенча директор урынбасарлары өчен семинар үтте. Шәһәрнең 4нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенә узган атнаның җомгасында төгәл фәннәр мөгаллимнәре белән уку эшләре буенча директор урынбасарлары җыелган иде. Әлеге чара республикада игълан ителгән Математика елы һәм 4нче мәктәп базасында 2нче декабрьдән 9ына кадәр узган төгәл фәннәр атналыгы кысаларында оештырылган иде. Кунаклар 6нчы, 7нче һәм 11нче сыйныфларда ачык дәресләрдә катнаштылар. Укучылар дәресләрен гадәти булмаган, мавыктыргыч формада үзләштерделәр. Әлеге сыйныфларның барысында да укытуның Сингапур алымы элементлары кулланылды. Бу да укучыларның әзерлекләре югары булуы турында сөйли. Директор урынбасары Рәзинә Әгъләмова сүзләренә караганда, укучылар үзләренең осталыкларын “Мультитест“, “Мавыктыргыч физика“, “Физик кафе“, “Мавыктыргыч саннар һәм фигуралар“ кебек конкурсларда сынап караганнар. Яхшыларның да яхшылары махсус бүләкләргә лаек булганнар. Укучылар “Вакыт машинасы“ исемле театраль тамаша белән дә кунакларны гаҗәпләндерделәр. Балалар борынгы Грециягә, Борынгы Руська, хәтта, киләчәккә дә “сәфәр кылдылар“. Барысы да “Математикасыз дөньяда яшәп булмый икән, аны ничек тә үзләштерергә кирәк,“–дигән нәтиҗәгә килделәр.  >>> Тулырак >>>





КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

"АЗАТЛЫК" РАДИОСЫ


Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Яңалыклар   |   Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Форум   |   Сайт дуслары     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Бесплатный конструктор сайтов: ВебСтолица.РУ  | Пожаловаться  
Работает на Amiro CMS  Еще сайты: sputnik.wmsite.ru belogbkc.wmsite.ru