МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2022 - ТАТАРСТАНДА

ЦИФРЛАШТЫРУ

ЕЛЫ

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



20.05.14 
Рамка с уголками
РФ Эчке эшләр министрлыгы интернетта бердәм дәүләт имтиханы материалларындагы биремнәргә дөрес дип саналган җавапларны таратучыларны җаваплылыкка тартачак. Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт интернет челтәрендә тикшерү үткәргән вакытта БДИ контроль бәяләү материаллары сорауларына җаваплар урын алган 300дән артык ресурсны ачыклаган. Аларның 57 проценты «ВКонтакте» һәм «Твиттер» социаль челтәрләрендәге битләрдән гыйбарәт. Күрсәтелгән мәгълүмат чыганакларының 32 проценты тикшерү вакытында эшләмәгән яисә ябып куелган. Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт хәбәр иткәнчә, интернетта урнаштырылган БДИ контроль бәяләү материаллары 2014 елга туры килми.   >>> Тулырак >>>


25.04.14 
Рамка с уголками
“Мәгариф” журналы редакциясе “Авыл укытучысы-2014” бәйгесен уздыра. НИГЕЗЛӘМӘ. “Авыл укытучысы-2014” конкурсы (алга таба – Конкурс) авыл җирлегендә үз эшчәнлеген алып баручы гомуми һәм башлангыч белем бирү оешмаларының хезмәткәрләрендә иҗадилык, прогрессив инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү нияте белән “Мәгариф” журналы редакциясе (алга таба – Оештыручы) тарафыннан оештырыла. Әлеге Нигезләмә “Мәгариф” журналының 2014 ел, май санында бастырыла һәм “Мәгариф” журналының magarif-uku.ru сайтында “Безнең бәйге” бүлегендә урнаштырыла.   >>> Тулырак >>>


13.04.14 
Рамка с уголками
Тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар 28 майда башланачак. Бу көнне алар җәмгыять белеме, химия, әдәбият, информатика фәннәрен тапшыра алачак. 31 майда математика, 3 июньдә география, тарих, биология, чит телләр һәм физикадан имтихан булачак. 6 июньдә тугызынчы сыйныф укучылары рус теленнән имтихан тапшырачак. 11 сыйныф чыгарылыш укучылары өчен БДИның төп дулкыны 26 майда башланачак.




11.04.14 
Рамка с уголками
Хәзер газета-журналларга язылу минутлык эшкә әверелде. Моның өчен каядыр барырга яки чиратта торырга кирәкми. Бары тик интернетка кереп, «ТАТМЕДИА» (tatmedia.ru) сайтын ачу да җитә. Биредә җаның теләгән басманы сайлап, шунда ук аңа язылырга да мөмкин. Барысы да бик гади: «ТАТМЕДИА» порталына керәсез һәм өстәге менюда «язылу» пунктын сайлыйсыз. Алдыгызда – басмаларның электрон каталогы. Уңайлы булсын өчен, темаларда «ТАТМЕДИА» ААҖ юлын табасыз һәм медиакомпаниянең барлык басмаларының (118 газета һәм журнал) исемлеге пәйда була.   >>> Тулырак >>>


08.04.14 
Рамка с уголками
Апрель ае быел мәдәни тормышта зур чаралар белән истә калачак: “Казан – төрки дөнья башкаласы” елының ачылышы, Шигырь бәйрәме, Тукай премиясен тапшыру һәм башкалар. Габдулла Тукай шәхесе барлык диярлек чараларда искә алына. Без дә әлеге вәзгыятьтән читләшмичә апрель ае конкурсын бөек шагыйребез иҗатына, тормыш юлына багышларга уйладык. Чираттагы бәйгебездә сезгә, хөрмәтле укучыларбыз, Тукайга багышланган төрле тематикадагы 10 сорау җавап бирергә кирәк булачак. Җаваплар 28 апрельгә кадәр кабул ителәчәк.   >>> Тулырак >>>


17.03.14 
Рамка с уголками
Педагогик вузларда белем алучы студентлар мәктәпнең эчке кухнясын беренче курста укыганда ук өйрәнә башлаячак. Педагогларга өч ел саен белемнәрен күтәреп тору таләбе куела. Казандагы Универсиада авылында укытучыларның белемен күтәрү белән шөгыльләнүче үзәк барлыкка килергә мөмкин. Соңгы елларда укытучыларны әзерләү, педагогик белем алу өлкәсенә карата тәнкыйть сүзләре еш яңгырады. Әлеге проблемаларны хәл итү өчен Россия Мәгариф министрлыгы укытучылар өчен концепция, стандартлар әзерләде. Аларда мөгаллимнәргә яңа таләпләр куела. Безнең республика да педагогик белемнең сыйфатын арттыруга кереште. Татарстан Дәүләт Советында узган Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының педагогик кадрларны әзерләү һәм аларның белемнәрен күтәрү мәсьәләләренә багышланган утырышында республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов укытучылар әзерләүдәге проблемаларга тукталды. Министр билгеләп үткәнчә, булачак укытучыларның психология-педагогик яктан әзерлеге түбән, тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр, сәләтле укучылар, заманча җиһазлар белән эшләүдә белемнәре җитми, белем бирү стандартлары турында күзаллаулары юк. Шулай ук профильле юнәлешләр буенча да эшләргә өйрәтәсе бар әле. Сыйныф җитәкчесе, тәрбия эшләре һәм нәтиҗәле технологияләрне куллану буенча да әзерлекне яхшырту таләп ителә.   >>> Тулырак >>>


17.03.14 
Рамка с уголками
2014 елның 13-14 мартында Актаныш муниципаль районында урнашкан сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында “Ел укытучысы-2014” конкурсының зона этабы үткәрелде. Әлеге чарада Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Минзәлә, Әгерҗе, Менделеевск, Актаныш муниципаль районнарыннан укытучылар катнашты. Ике көн дәвамында 18 конкурсантның һәрберсе дәрескә үзанализ һәм фрагмент, мастер-класс күрсәтте. Зона этапларында җиңгән 15 укытучы “Ел укытучысы-2014” конкурсының Казан шәһәрендә 14-18 апрельләрдә узачак йомгаклау этабында катнашачак.  Чыганак:"Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы" сайты.


Страница:предыдущая|следующая
первая|последняя


        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Яңалыклар   |   Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Форум   |   Сайт дуслары     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Бесплатный конструктор сайтов: ВебСтолица.РУ  | Пожаловаться  
Работает на Amiro CMS