МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2016 - ТАТАРСТАНДА

СУ САКЛАУ

ЗОНАЛАРЫ ЕЛЫ

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ИРО РТ

РӘСМИ ТАТАРСТАН

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



07.02.14 
Рамка с уголками
Интернет челтәренең файдалы татар сегментын булдыручы хөрмәтле татнетчылар! Инде бишенче ел рәттән, февраль аеның беренче җомга көннәрендә, "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесе сезгә үзенең ишекләрен ача. Быел бәйге бик үзенчәлекле, күп яңалыкларга һәм яңа мөмкинлекләргә бай. Шуңа күрә бәйгедә катнашырга гариза бирер алдыннан аермачык әлеге яңалык һәм бәйгенең Нигезләмәсе белән тулысынча танышып чыгарга тәкъдим итәбез. Бу елдан башлап бәйгенең учредителе алышынды. "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төп оештыручы вазифасын Татнетны үстерү фондына тапшырды. Үз чиратында без яңа тәкъдимнәр белән чыгабыз һәм Татнет волонтерлары белән берлектә бәйгенең Нигезләмәсенә файдалы үзгәрешләр керттек: 1. Быел сайт авторлары үз сайтлары белән 8 (!) номинациядә катнаша алачаклар. Сигезенче номинация "Күренекле татар җәүһәрләре" дип атала. Әлеге номинация Татнетны үстерү фонды тәкъдиме белән, Интернет челтәрендә күренекле татар шәхесләре (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) турында сыйфатлы мәгълүматлар һәм ресурслар санын арттыру максатыннан чыгып оештырыла. Әлеге номинациядә укытучылар да, укучылар да, иҗат коллективлары да, профессиональ веб-программистлар да катнаша алалар.  >>> Тулырак >>>


06.02.14 
Рамка с уголками
Татнетны үстерү фонды, быел кабул ителгән эш планы кысаларында, Интернет челтәренең татар сегментын үстерү юнәлешендә актив эш башлап җибәрде. Иң төп эш юнәлешләренең берсе - халыкны Татнет белән таныштыру. Сораштырулар һәм аналитик мәгълүматларга караганда, Татарстан халкы, шул исәптән татар яшьләре дә, татар сайтлары белән әлегә бик аз таныш. Татар телендә эшләп килгән күп кенә файдалы сайтлар игътибардан читтә калалар. Күпләр мәгълүматны татар телендә эзләмиләр һәм эзли белмиләр. Шул сәбәпле, татар сайтларына эләкмиләр дә. Әлеге максаттан, кичә, 5 февраль көнне, Татнетны үстерү фонды 12 нче санлы татар кызлар гимназиясе укучылары белән очрашты. Укучыларга Интернет челтәрендәге татар проектлары турында презентация тәкъдим ителде, Татнет тарихы сөйләнде, дәүләт җитәкчелеге дәрәҗәсендә эшләп килгән сайтларның татар версияләре, мәгариф темасына якын интернет-проектлар күрсәтелде. Укучылар үзләре өчен файдалы булган татар сайтлары белән таныштылар, сорауларына җаваплар алдылар.  >>> Тулырак >>>


27.01.14 
Рамка с уголками
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы түбән һава температурасы булганда мәктәпләрдә дәресләр үткәрелмәвен искәртә:
 Сыйныфлар Авыл мәктәпләре Шәһәр мәктәпләре
 I – IVсыйныфлар  -23C -25C
 V – IX сыйныфлар -25C -27С
 X – XI сыйныфлар -30С -32С
Кышкы чорда түбәндәге һава шартлары сакланганда саф һавада физик культура дәресләрен үткәрү рөхсәт ителә (СанПиН 2.4.2.2821-10 нигезендә):  
>>> Тулырак >>>


23.01.14 
Рамка с уголками
Ата-аналар өчен www.gaila.ru адресында “Гаилә һәм мәктәп” журналының интернет-версиясе эшли башлады. Бу – гаилә һәм бала тәрбияләү темалары буенча махсуслашкан татар телендәге беренче интернет-сайт. «Гаилә һәм мәктәп» журналы сайты укучылар аудиториясен активлаштыру, журналда урын алмаган өстәмә материаллар белән таныштыру, шулай ук редакция тормышының көндәлек эшчәнлеген тулырак яктырту максатыннан булдырылды. Журналның кәгазь басмасы 32 бит белән генә чикләнгән. Шуңа да карамастан, редакциянең, журналда урын алмаса да, укучылары өчен кызыклы булырлык язмалары шактый. www.gaila.ru интернет-сайты редакциягә юлланган һәр язма белән укучыларын таныштырып бару яклы. Аннан тыш, “Гаилә һәм мәктәп” битләрендә кыскартылып бирелгән язмалар да җитәрлек, аларны сайтта тулы вариантта тәкъдим итәргә була. «Тема тәкъдим ит» бүлегендә кулланучылар үзләре үк кызыклы, актуаль, көнүзәк тоелган темалар белән уртаклашып, алар хакында фикер алыша ала. «Бушлай консультация» бүлегендә борчыган сорауларны балалар психологы, табиб-педиатр, юристка юллау мөмкинлеге дә бар. Белгеч җавапларын алар үз электрон почталарында укый алачак.  >>> Тулырак >>>
P.S. "Гаилә һәм мәктәп" журналы сайтына сылтама минем сайтның уң як "ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ" блогына да урнаштырылды. 


23.01.14 
Рамка с уголками
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханын гаделрәк итүгә өметен өзми. Сынауны үткәрү тәртибенә бәйле документларга янә бер төркем үзгәрешләр кертелгән. Нигездә, алар имтиханның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү максатын йөртә. Үзгәрешләр БДИда катнашучыларга әллә ни йогынты ясамаячак – имтихан материалларының структурасы шул ук кала, сынау уздыру вакыты, һәр фән буенча чик баллар да былтыргы дәрәҗәдә саклана. Соңгы вакытта чыгарылыш сыйныфларга инша яздырта башлаячаклар дигән сүзләр йөри. Әмма бу үзгәреш быел имтихан тапшыручыларга кагылмаячак әле. Әйткәнебезчә, төп үзгәрешләр БДИда төрле тәртип бозуларга юл куймау максатыннан кертелә. Әйтик, төбәк җитәкчеләренә имтихан уздырылачак һәр аудиторияне видеокамералар белән җиһазлау бурычы куелган. Шулай ук мәҗбүри рәвештә on-line трансляция оештырылырга яки сынау барышы яздыртылырга тиеш. Тагын бер яңалык – башка төбәкләрдәге имтихан күзәтчеләре дә реаль вакыт режимында БДИ барышына күз-колак була алачак. Алай гына түгел, имтихан уздыру пунктларына федераль инспекторлар һәм иҗтимагый күзәтчеләрне җибәрү ниятләнә. Әлеге үзгәрешләр имтихан бирүче барлык укучыларга да тигез шартлар тудыру өчен эшләнә.  >>> Тулырак >>>


21.01.14 
Рамка с уголками
Дуслар! "Белем.ру" порталы яңа елга яңа идеяләр, яңа планнар белән керде! Яңа елда сезне яңа мөмкинлекләр, яңа бәйгеләр, кызыклы яңалыклар һәм бик күп файдалы мәгълүмат көтә. Әлеге мәгълүматны сезгә тагын да яхшырак ирештерү максатыннан без төркемебезне яңартабыз, яңа мөмкинлекләр өстибез. СЕЗНЕ БАРЫГЫЗНЫ ДА ЯҢАРТЫЛГАН ТӨРКЕМДӘ КӨТЕП КАЛАБЫЗ! Адресыбыз шул ук калды: https://vk.com/belem_ru, дип белдерә belem.ru җитәкчелеге. 



Страница:предыдущая|следующая
первая|последняя



КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

"АЗАТЛЫК" РАДИОСЫ


Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Яңалыклар   |   Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Форум   |   Сайт дуслары     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Бесплатный конструктор сайтов: ВебСтолица.РУ  | Пожаловаться  
Работает на Amiro CMS  Еще сайты: sputnik.wmsite.ru belogbkc.wmsite.ru