МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2022 - ТАТАРСТАНДА

ЦИФРЛАШТЫРУ

ЕЛЫ

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

TATARILE

VKONTAKTE.RU

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 

САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ








БӘЙГЕ БАННЕРЛАРЫ

  Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе



конкурс сайтов

Банк Интернет-портфолио учителей




Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем уңышларМинем иҗатКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит



Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!



15.09.16 
Рамка с уголками
Бөтен илебез, бигрәк тә ата-аналар милли комитеты өчен, бердәм дәүләт имтиханы якын киләчәктә юкка чыкмаячагы ачыкланды. 
Русиянең яңа мәгариф министры Ольга Васильева бу имтиханны кире кагырга җыенмый. “Без БДИ юлы белән алга таба да барачакбыз. Зур үзгәрешләр булыр дип уйламыйм. Шул ук рәвештә дәвам ителәчәк. Тест өлеше генә кыскартылырга мөмкин”, ди ул. 
 Татарстанда май аенда бердәм дәүләт имтиханын кире кагу өчен имзалар җыела башлаган иде, ләкин бу эш ахырына хәтле җиткерелмәде.


15.09.16 
Рамка с уголками
"Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән файдалы татар сайтлары арасында үткәрелә торган дөньякүләм бәйге быел җиденче мәртәбә үткәрелә. Әлеге мәртәбәле бәйгедә һәркем - балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Моның өчен нибары татар телле (яисә татар версиясе булган) файдалы сайт авторы булырга гына кирәк. Бәйге Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: "Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-ресурслар катнаша ала.  >>> Тулырак >>>


11.09.16 
Рамка с уголками
Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы республика укучыларының мәктәп программасына экология дәресен кертү проектын эшли. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев белдерде. "Хәзер бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. Экологияне белү бик мөһим. Бу экология генә түгел, бу табигатькә, туган якка мәхәббәт. Казансу елгасы каян башлана дигән сорауны биргәндә балаларның төрлечә җавап бирүе күңелне төшерә. Экология турында башлангыч сыйныфтан ук хәбәрдар булу зарур. Шул ук дәресләр өлкән сыйныфларда да дәвам итәргә тиеш", - дип билгеләп үтте Абдулганиев.   >>> Тулырак >>>


09.09.16 
Рамка с уголками
БӘЙГЕНЕҢ II ЭТАБЫ КАТНАШУЧЫЛАРНЫҢ ПЕДАГОГИК ҺӘМ МЕТОДИК ОСТАЛЫГЫН АЧЫКЛАУ МАКСАТЫННАН УЗДЫРЫЛДЫ. АНДА I ЭТАПТА ҖИҢГӘН 30 ПЕДАГОГ КАТНАШТЫ. АЛАР, ҮЗЛӘРЕ УКЫТКАН ПРЕДМЕТ БУЕНЧА БЕР ТЕМАНЫ САЙЛАП АЛЫП, «МӘГАРИФ» ЖУРНАЛЫНЫҢ 2016 ЕЛГЫ МАРТ САНЫНДА, 19–21 НЧЕ БИТЛӘРДӘ БАСЫЛЫП ЧЫККАН (АВТОРЫ Г.МӨХӘРЛӘМОВА) МӘКАЛӘ НИГЕЗЕНДӘ ДӘРЕСНЕҢ ОЕШТЫРУ-МОТИВЛАШТЫРУ ЭТАБЫН ТЕХНОЛОГИК КАРТАГА ЯЗЫП ҖИБӘРДЕ. II ЭТАПКА КИЛГӘН ЭШЛӘРНЕ БӘЯЛӘҮДӘ «МӘГАРИФ» ЖУРНАЛЫ РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ ӘГЪЗАЛАРЫ ҺӘМ МӘГАРИФ ӨЛКӘСЕ БЕЛГЕЧЛӘРЕ КАТНАШТЫ. Конкурсның II тур җиңүчеләре (исемлек алфавит тәртибендә бирелә): Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы, Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габсаматова Фәүзия Хәйдәр кызы, Тукай районы Иске Дөреш башлангыч мәктәбе укытучысы   >>> Тулырак >>>


08.09.15 
Рамка с уголками
Менә тагын яңа уку елына аяк бастык. Белем-тәрбия бирү өлкәсе белән бәйле булган һәркем өчен җаваплы көннәр башланды. Милли мәгариф һәрчак мөгаллим-тәрбиячеләр, укучылар һәм ата-аналар өчен генә түгел, ә гомум дәүләт күләмендәге иң мөһим сәяси мәсьәлә булды. Мәгариф өлкәсендә нинди яңалыклар, хәл итәсе эшләр бар? Шул максаттан без ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов белән әңгәмә кордык. — Үз иленең мәгарифен үстерү — һәр дәүләтнең стратегиясе. Милли республикаларда исә бу икеләтә җаваплы бурыч. Бу декларатив бәяләмә генә түгел, соңгы биш-алты елда республикабызда мәгариф челтәрен үстерү буенча биниһая эшләр башкарылды... Әле генә булып узган Бөтенреспублика август киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов бу мөһим өлкәдә ирешкәннәрдән бигрәк алдагы елларда хәл итәсе мәсьәләләрне яктыртты... Үзегезнең докладта да яңа башлангычлар, яңа таләпләрне үтәүгә күбрәк басым ясалды. Шуларның иң- иңнәрен киң катлау укучыларыбызга да җиткерик әле?   >>> Тулырак >>>


16.10.14 
Рамка с уголками
Җирле телеканалларда балалар хокуклары турында роликлар күрсәтелә башлаячак. Видео авторлары – балалар һәм яшьләр үзләре булачак. Аларда актив тормыш позициясе формалаштыру, үз хокукларын белү дәрәҗәсен арттыру максатыннан 8 октябрьдә “Бала хокуклар илендә” дигән бәйге старт алды. Республикакүләм бәйге Татарстанның балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина инициативасы белән уздырыла. Конкурсның төп идеясе – бала хокукларының берсен яки берничәсен күрсәтеп бирү. Бәйгедә 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм 18 дән 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Иң яхшы роликларны сайлап алу да шушы ике яшь категориясе арасыннан булачак. Катнашучы аерым бер кеше дә, иҗади төркем дә, билгеде бер оешма да – мәктәп, иҗат йорты һ.б. була ала.   >>> Тулырак >>>


06.09.14 
Рамка с уголками
Күптән түгел Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләре өчен яңа уку елында үтәчәк каникул вакытларын тәкъдим итте. Министрлык мәктәпләргә түбәндә күрсәтелгән вакытта балаларны каникулга җибәрергә тәкъдим итә: көзге каникуллар — 3.11.2014-9.11.2014 (7 көн), кышкы каникуллар — 29.12.2013-11.01.2014 (14 көн), беренче класс укучылары өчен өстәмә каникул — 16.02.2015-22.02.2015 (7 көн), язгы каникуллар — 23.03.2015-31.03.2015 (9 көн). Җәйге каникуллар башлану вакыты исә мәктәпнең еллык календарь графигы һәм имтиханнар расписаниесеннән бәйле булачак.   >>> Тулырак >>>


Страница:предыдущая|следующая
первая|последняя


        
КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован
Войти через:

ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2016 



ТАТНЕТНЫ ҮСТЕРҮ ФОНДЫ



"Dilus"САЙТЫ ТӨРКЕМЕ


РАДИО - ОНЛАЙН
Радиоуйнаткыч "belem.ru" сайтыннан урнаштырылды

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ
КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений              
     Яңалыклар   |   Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Форум   |   Сайт дуслары     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Бесплатный конструктор сайтов: ВебСтолица.РУ  | Пожаловаться  
Работает на Amiro CMS