МӨСЛИМ    АКТАНЫШ

 

ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ

  

2012 - ТАТАРСТАНДА ТАРИХИ-МӘДӘНИ МИРАС ЕЛЫ

ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ

МОиН РТ

МОиН РФ

АКТАНЫШ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

МӨСЛИМ МӘГАРИФ ПОРТАЛЫ

ИРО РТ

РӘСМИ ТАТАРСТАН

ТР-ның БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ

АКТАНЫШ МӘГЪЛҮМАТ САЙТЫ

АКТАНЫШ МӨХӘРРИЯТ ҮЗӘГЕ

ТАТАРСТАНДА ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ

http://vkontakte.ru/dilus19

ИНФОЗНАЙКА

 

ТЕГЛАР БОЛЫТЫ

 
САЙТ КУНАКЛАРЫ

 

САЙТ БҮЛӘКЛӘРЕ

 

БЕЗ БӘЙГЕДӘ

 Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 


конкурс сайтов

Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

математика-информатика укытучысы

Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты  


Үзем турындаМинем иҗатМинем уңышларКунак бүлмәсе

      МИНЕМ САЙТКА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!                  
    

Баш бит


Сезне үз сайтымда күрүемә чиксез шатмын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!


18.05.12 
"ЯШЬ ПРОГРАММИСТ-2012"

21 апрельдә Казан беренче тапкыр “Тоталь диктант” бөтенроссия флешмобына кушылачак. Халыкның грамоталылыгын һәм рус телендә язу культурасын үстерү чарасы Казан илкүләм фәнни-тикшеренү техник университеты-КАИ, 75 нче гимназия базасында, Татар Дәүләт опера һәм балет академия театры янында - Пушкин һәйкәле янәшәсендәге мәйданда үткәреләчәк. Диктант республика җәмәгатьчелеге арасында мәктәпләрдә рус һәм татар телләрен укытуның торышына бәйле кызу бәхәсләр дәвам иткән чорда уза. Билгеле булганча, бу уңайдан көчле дискуссияләр алып баручы җәмәгатьчелек вәкилләренең бер өлеше мәктәпләрдә рус теленә каралган сәгатьләрне арттырырга кирәк дип белдерә, икенчеләре, киресенчә, татар теле позициясен ныгытырга кирәк, ди. Бәхәсләр Дума һәм РФ Президенты сайлаулар алдыннан аеруча куерган иде. ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов моны аерым бер даирәнең сәяси максатларны күздә тотуы, шәхси амбицияләрен канәгатьләндерергә теләп, танылырга теләү омтылышы дип бәяли. Ул бу хактагы фикерләрен бүген “Татар –информ” мәгълүмат агентлыгы һәм “Беренче канал” журналистларына биргән интервьюсында да җиткерде.    >>>Тулырак>>>


02.05.12 

   Tатар халкы, республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. Бүген 77 нче яшендә күренекле татар драматургы, прозаик, публицист, һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин вафат булды. Туфан Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1956-1961 елларда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Театр училищесында укый. 1961-1964 елларда Минзәлә драма театрында актер булып эшли, бер үк вакытта драматургия белән шөгыльләнүен дәвам итә. 1962 елда Минзәлә драма театрында аның “Безнең авыл кешеләре” комедиясе куела. Шул ук елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында аның “Азат” пьесасы буенча спектакль сәхнәләштерелә. 1964-1967 елларда ул Казан телестудиясендә эшли, бер үк вакытта “Чаян” журналының әдәби хезмәткәре була. 1968 елдан профессиональ нигездә әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә. 1975-1977 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. 1984-1989 елларда - ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе. >>>Тулырак>>>


23.04.12 

   ...Шуңа күрә дә илебездә 1988 елдан бирле үткәрелеп килә торган зур бәйгенең быелгысын – 24 нчесен уздыру хокукына нәкъ менә башкалабыз Казан ия булды. Өлкән сыйныф укучыларының информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасына 64 төбәктән 239 яшүсмер килде. - Үзенең IT паркы белән дөньяга танылган, бөтен укытучыларын илдә беренчеләрдән булып ноубтуклар белән тәэмин иткән Татарстан бүген һәммәсенә дә үрнәк булып тора, - диде олимпиада барышын карарга килгән РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Максим Дулинов. Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узды. >>>Тулырак>>>


20.04.12 

   Мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне куллану буенча сәләтле балаларны ачыклау һәм барлау максаты белән, Мәгариф һәм фән министрлыгының 2011-2012 нче уку елына планы нигезендә, 2012 нче елның 4 апреленнән 16 апреленә кадәр вакыт аралыгында "Яшь программист" XVI Республикакүләм конкурсының район этабы уздырылды. Конкурсның темасы: "Тарих елы" һәм ул 5 номинациядән гыйбарәт иде: 
 - Программалардан торган проектлар; 
 - Web-сайтлар; 
 - Компьютерда эшләнгән презентация; 
 - Компьютерда эшләнгән сәнгать эше; 
 - Ирекле программалар кулланып эшләнгән эшкәртмәләр. Минем ике укучым: 5 сыйныф укучысы Хисамова Ралина "Web-сайт" номинациясендә I урынга, 8 сыйныф укучысы Ильясов Риназ "Презентация" номинациясендә II урынга лаек булды һәм эшләре Республика конкурсына җибәрелде. "Яшь программист" район конкурсы нәтиҗәләре турында боерык.


19.04.12 

21 апрельдә Казан беренче тапкыр “Тоталь диктант” бөтенроссия флешмобына кушылачак. Халыкның грамоталылыгын һәм рус телендә язу культурасын үстерү чарасы Казан илкүләм фәнни-тикшеренү техник университеты-КАИ, 75 нче гимназия базасында, Татар Дәүләт опера һәм балет академия театры янында - Пушкин һәйкәле янәшәсендәге мәйданда үткәреләчәк. Диктант республика җәмәгатьчелеге арасында мәктәпләрдә рус һәм татар телләрен укытуның торышына бәйле кызу бәхәсләр дәвам иткән чорда уза. Билгеле булганча, бу уңайдан көчле дискуссияләр алып баручы җәмәгатьчелек вәкилләренең бер өлеше мәктәпләрдә рус теленә каралган сәгатьләрне арттырырга кирәк дип белдерә, икенчеләре, киресенчә, татар теле позициясен ныгытырга кирәк, ди. Бәхәсләр Дума һәм РФ Президенты сайлаулар алдыннан аеруча куерган иде. ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов моны аерым бер даирәнең сәяси максатларны күздә тотуы, шәхси амбицияләрен канәгатьләндерергә теләп, танылырга теләү омтылышы дип бәяли. Ул бу хактагы фикерләрен бүген “Татар –информ” мәгълүмат агентлыгы һәм “Беренче канал” журналистларына биргән интервьюсында да җиткерде.    >>>Тулырак>>>


17.04.12 

Быел августның 15ләрендә файдаланылышка тапшырылып, киләсе уку елыннан Татарстан башкаласы Казанда, ил күләмендә беренче булып, IT-лицей-интернат ачылачак. Барлыгы 360 кына (һәр класста 12шәр) сәләтле баланы 11 нчене тәмамлаганчы укытырга алыначак IT-лицей-интернат аларны Казан (Идел буе) федераль университетына, РФның инженерлар әзерли торган югары уку йортларына кереп уңышлы укуга әзерлек мәйданчыгы булачак. Ләкин биредә IT өлкәсендә үсешнең стратегик юнәлешләре исәпкә алыначак.    >>>Тулырак>>>


Страница: ← предыдущая|следующая
первая|последняя


КУЛЛАНУЧЫ БҮЛЕГЕ

Не зарегистрирован


ТЕРЕ КАЛЕНДАРЬ

СОҢГЫ ЯЗМАЛАР


02.05.2012

23.04.2012

20.04.2012

19.04.2012

17.04.2012

28.03.2012


ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ

ОНЛАЙН TV

"ЯҢА ГАСЫР"

"АКТАНЫШ TV"

"МӨСЛИМ TV"

"ЧАЛЛЫ ТV"

"РОССИЯ ТАТАРСТАН"

"АЗНАКАЙ TV"


БУШКА SMS

КЕЧЕ ЧАТ
ҺАВА ТОРЫШЫ



САЙТ БАННЕРЫ


Сайтның баннер коды

Кунаклар саны: счетчик посещений             
    Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Яңалыклар   |   Дәрес эшкәртмәләре   |   Класстан тыш чаралар   |   Сайт картасы   |   Тукайга мәдхия   |   Форум   |   Сайт дуслары     <--!>Оживляем заголовок страницы с помощью JavaScript

Бесплатный конструктор сайтов: ВебСтолица.РУ  | Реклама | Жалоба  
Работает на системе управления сайтом - Amiro CMS